Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Проект «Авыл яши – Деревня живет»

Агач-җимеше белән, кеше- эше белән
Алар йортына якынлашканда ук биредә уңган- булган хуҗалар яшәешен аңлап аласың.
Абзар түбәләре печән белән шыплап тутырылган. Рулонлы печәннәр дә өеп куелган. Печән чабу, рулонлау җайланмалары да үзләренеке.
Көпчәкле тракторлары икәү, мотоблок та бар...
Фәрит абый Алабугада институтны тәмамлагач, авылга кайта һәм балалар укыта башлый. Сайлаган һөнәренә тугрылык саклап, утыз бишенче уку елын башлаган. Физика, математика, технология фәннәре укыта ул.
Әсфирә апа Дильшат кызы, Актаныш районы, Татар Ямалы авылыннан. Салагышка килен булып килгәненә -34 ел.
Аңа карап, " терекөмеш кебек тере", диясе килә.
Ачык йөзле, киң күңелле, тырыш, ярдәмчел, уңган, булган , җитез хуҗабикә.
Мактарлыгы да бар:көн саен дүрт сыерны савып, сөтне эшкәртеп, урнаштырып та баручы ханым.
Уллары Фердинант гаиләсе белән ,Әгерҗедә яши. Тормыш иптәше Айгөл белән бергә , гомер итүләренә 10 ел .Кызлары Лия, уллары Рамазанга белем һәм тәрбия биреп, матур гына яшиләр.
Кызлары Фирая КФУ да математика, информатика, инглиз телләре укыта, аспирантурада белем ала.
- Булатовлар уллары һәм кызлары мәктәптә укыганда икешәр мең баш кәбестә үстерделәр. Хәзер дә күпләп утырталар. Кишер, чөгендер, кәбестә, сарымсак, бәрәңге мулдан уңа аларның. Авыл халкы да бик теләп ,сатып алалар.
Бүген Булатовлар гаиләсендә кунакта булдым. Фәрит абый маллар арасында, Әсфирә апа күрше авылларга барырга җыенып, сөт, эремчек, сөтөсте әзерли.
Бүгенгесе көндә 5 баш эре мөгезле терлек, шуның - дүртесе сыерлар. Ике сыерлары бозаулаган. Бер сыерлары " игезәк" бозаулар китергән. "Эдельбай"токымлы курдюклы сарыклар саны-20 .Бу сарыкларның ите бик тәмле, сусыл икән.
Фәрит абыең уң кулым, барлык хуҗалыктагы эшләрне бергә эшлибез, сөт продуктларын Ямурза, Уразай, Салагыш халкына машина белән илтеп, таратабыз, -диде.
Авылдашларыма чын соклану белән, хезмәтләренә горурланып, аларга саулык теләп, рәхмәт белдердем.
Чыннанда сез барда, сездәгедәй кызлар һәм уллар булганда ,Авыл яши, авыл яшәр, авыл яшәячәк!
2024 ел Гаилә елы. Сезгә гаилә бәхете, саулык, күңел тынычлыгы, мул тормыш, балалар һәм оныклар игелеге, бәхет, шатлык, куанычлар гына телим! Пар аккошлврдай матур, тигез, парлы гомер итегез!
Сез ,булдырасыз! Сез, Афәрин авылдашлар!
Хезмәтегезгә сөенеп, авылдашларның хөрмәтенә, рәхмәтенә төренеп, яшьләргә үрнәк булып яшәгез!
Без, сезнең белән горурланабыз!
Без ,сезгә бик рәхмәтле!