Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлау дәвам итә.

Җиңү көне белән!
Җиңү килде илне сөендереп ,
Балкып атты матур, җиңү таңы .
Исән булсын әле Ветераннар,
Яшәсеннәр әле тагы, тагы...

Тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлау дәвам итә. Шул уңайдан, Ямурза, Уразай авылы ветераннарына, Салагыш авылында гомер кичерүче, уллары СВО да булган әти-әнием янына кунакка ,хәлләрен белергә, бәйрәм белән котларга бардым.
Ямурза авылында гомер кичерүче , Рәйсә апа Шәймөхәмәтовага язын 94, Уразай авылында яшәүче Сания апа Гарифуллинага 93 яшь тулган.
Алар мине ачык йөз, киң күңел белән каршы алдылар, сагынып көтеп торганнар, саубуллашканда күзләрендә яшь тамчылары барлыкка килде. " Тагын кил яме"-, дип өзгәләнеп кат-кат әйтеп, саубуллашты Рәйсә апа.
Сания апа әниемнең әнисе белән, бертуган. Әбием инде мәрхүмә. Сания апа Уразай авылында гомер кичерә. Аның янына еш барып, хәлләрен белешеп торабыз. Сания апа килүебезне сагынып, көтеп ала. "Тагы килегез, озак тормагыз",- дип озатып кала.
Ветераннар бүгенгесе көндә ,тыныч, матур тормышта әкрен генә гомер кичерәләр.
"Өстебез бөтен, тамагыбыз тук",-диләр алар.
Бүгенгесе көндә уллары СВО да булган, әти-әнием янына да, еш хәлләрен белергә йөрим. Аларның сәламәтлекләре , тормыш шартлары турында белешеп торам. Энебезнең исән-имин ,туган нигезгә әйләнеп кайтуын көтеп, аңа сәламәтлек, сабырлык , аяз, кояшлы көннәр телибез.
Әнием Гүзәлия, әтием Равил бүгенгесе көндә лаеклы ялда. Әтием"Хезмәт ветераны", әнием "Алдынгы терлекче". "Алар илебез тыныч, күгебез аяз, өстәлләребез түгәрәк һәм мөбарәк булсын",-дип телиләр.
Хөрмәтле Тыл ветераннар! Кадерле әти-әнием!
Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Безгә якты, матур тормыш бүләк иткәнегез өчен, зур рәхмәт сезгә!
Бу сезнең тырышлык, сезнең хезмәт, сезнең батырлык. Без сезне хөрмәт итәбез, сезнең алда баш иябез!
Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, матур, аяз көннәр, балалар һәм оныклар игелеге телибез. Рәхмәт сезгә , Тыл ветераннар! Рәхмәт сезгә ,тынычлык өчен!