Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

День библиотек

27 май -Бөтенроссия китапханәләр көне.Бу көн китапханәчеләр бәйрәме генә түгел ,китап яратучылар ,язучыларыбыз,шагыйрьләребез бәйрәме дә.Чөнки китапханәләр язучы белән укучы арасындагы күпер ,аларның иҗат җимешләрен үз укучысына җиткерүчеләр дә булып торалар. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм.

Китапларга багышланган безнең гомер.
Китап нәрсә-байлык кирәк дияр кемдер,
Каршы килмим -байлык кирәк яшәү өчен
Рухи байлык-дөньяда ул Яшәү көче.
Рухи байлык-ул дөньяны ямьле итә.
Уй-фикергә мәгънә сала,гамьле итә.
Барсын аңлап,тоеп җаның -тәнең белән
Бу дөньяда яшәүләргә нәрсә җитә.

Бәйрәм белән дусларым.Китаплар,китапханәчеләр бәйрәме белән.Ил-көннәребез тыныч,күгебез якты булсын.Яман авырулар чигенеп туган җиребездә бәхетле Яшик!!!Кадыбаш авылының элекке китапханәчеләрен,иң күп китап укучыларын бәйрәм белән котладык