Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Ул елларның даны мәңгелек

"Ул елларның даны мәңгелек"- Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг.

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митингта авыл халкы, өлкәннәр, мәктәп коллективы катнашты.
Чараны авыл җирлеге башлыгы Хәлил Локман улы Закиров ачып җибәрде. 
Илгә-көнгә тынычлык теләп авылыбыз мулласы Рәҗәп абый Нафиков сүз алды. Митингта катнашучылар аңа кушылып дога кылдылар.
Бәйрәм чарасында Әгерҗе ветеринария идарәсе җитәкчесе Хисматов Ренат Фаридович катнашты. Ул Кадыбаш халкына Җиңү бәйрәме уңаеннан район башлыгы Ленар Фаридович Нургаяновның котлау сүзләрен җиткерде. 
Мәктәп укучылары "Каһарманнар даны мәңгелек" тамашасы белән чыгыш ясадылар.
Митинг Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок салу белән тәмамланды.