Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Мой герой-моя семья

Тыл ветераны-Яппарова Вафа Габдулла кызы.1915-03.01.1993

Яппарова Вафа Кадыбаш авылына Донбасс якларынан килен булып төшә.Ул бик укымышлы,белемле,русча яхшы сөйләшә торган була.Сугыш башланган вакытта аның кулында өч кечкенә баласы була,ә ире Яппаров Әхәтне сугышның беренче көннәреннән үк фронтка җибәрәләр.Һәм озак та үтми,аның һәлак булу хәбәре килә.Вафа апа сугыш елларында избач (китапханәче)вазифасын башкара.Избач иске клубның(элеккеге мәчет) бер башында урнашкан була.1942 нче елда аның түбәсе җимерелә һәм избач, күп еллар китапханә булып торган урынга күчә.Вафа апа 1947 нче елга кадәр шушы хезмәтне башкара.Галимов Фәһем истәлекләре буенча,алар ат җигеп икесе Ярмалай авылыннан клуб бинасын торгызу өчен кирпеч ташыйлар.Сугыш вакытында әлеге бинаны төзекләндерүгә Вафа апа күп көч куя.Бөтен агитация,информация эше аның өстендә була.Кызы Рәйсә истәлекләре буенча :"Синең язуың матур дип,әни плакатларны миннән яздырта иде".Вафа апа сугыш беткәннән соң, почтада эшли,шуңа күрә күп кенә авылдашлар аны "Пучты Вафа" дип искә алар.

#АгрызскаяЦБС
#ГероиземлякиАгрыз
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессмертныйПолк2024