Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Очрашу

Кадыбаш авыл җирлегендә,Казан шәһәренең "Лицей-инженер үзәк" директоры Хайрутдинова Венера Кашфиевна белән очрашу узды.
50 ел педагогик стажга ия, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны һәм бик күп төрле һөнәри бүләкләргә ия ханымның тамырлары, нәсел җепләре Касай авылына барып тоташа.Венера Кашфиевна Кадыбаш авылы мәчетендә,мәктәбендә булды.Һәйкәл янында үзенең туганнарын барлады.Үзенең бабалары турында сөйләде.Касай авылында үзләренең туган нигезендә,клубта,элекке мәктәптә һәм зиратта булды."Әгерҗе хәбәрләре" газетасы журналисты Миләүшә Ягъфәрова әлеге очрашу турында язма әзерләде.