Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

КИТМИК ӘЛЕ ЯШЬЛЕК ИЛЕННӘН

Һәр елда октябрьнең беренче декадасы өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә.Быел да өлкән яшьтәге хезмәттәшләребезне мул табыннар артына чакырып кунак иттек.Быел үзенчәлекле итеп әзерләндек-учакта уха пешердек.Кичә төрле уеннар,җыр-бию белән үрелеп барды.Өлкәннәребез үзләре дә кунакка матур шигырьләр,изге теләкләр белән килгәннәр.Сафларыбыз кимемичә,озак еллар шулай очрашырга язсын иде дигән теләктә таралыштык әлеге бәйрәмнән.