Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Бездэ кунакта-Фэузия Бэйрэмова

Бездэ кунакта-Фэузия Бэйрэмова

17 нче август көнне Кадыбаш авылы китапханәсендә язучы,күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу узды.Фәүзия Бәйрәмова дигәч безнең күз алдыбызга ак яулыгын бөркәнгән бәләкәй генә ханым килеп баса.Ләкин шушы бәләкәй генә гәүдә эченә нинди олы йөрәк яшеренгәнен инде күпләр белә.Укучылар аның иҗаты һәм тормыш юлы белән 80 нче еллар азагында таныша башлый.90 елларда Фәүзия ханым үзенең ныклы характерын һәм чын татарлыгын күрсәтте.Бүген дә ул көрәшнең алгы сафында.Үзенең иҗаты белән бөтен татар дөньясын куандырып яши.Илебезнең генә түгел,инде чит илдәге татарларның да язмышын өйрәнеп,китап укучыларга җиткереп бара.Язучы белән очрашу бер тында узып китте.Ул үзенең тормыш,иҗат юлы белән таныштырды.Китап укучыларның сорауларына җавап бирде.