Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Туган ягым талантлары-Альфира Низамова

Әлфирә Абзал кызы Низамова 1953 елның 4 июлендә Әгерҗе районы Исәнбай авылында туып үскән. Кабатланмас шигъри моңы белән күңелләрне иркәләүче, илаһи тавышы белән җаннарны уятучы, милләт дип өзгәләнеп яшәүче, татар теле, туган телебезне матур шигырьләре аша безгә җиткерүче Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, “Язмышым канатында” (2003), “Кояш исе” (2008), “Һәр бәйрәмнең үз гаме” (2012), “Көзге күкрәү”((2013) исемле китаплар авторы, Риза Шәфи, Таҗи Гыйззәт исемендәге премияләр лауреаты, мәдәнияттәге казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе, 1998 елдан “Күңел чишмәләре”әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Әлфирә Низамова районыбызның  горурлыгы. быел Әлфирә апа үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Шул уңайдан китапханәдә , аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе төзелде.