Карга боткасы
Кар, кар,
Туем җитте, бар, бар,
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны тагын ал.
Бар-бар, Кар-кар!
Халкыбызның бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе -чишмә янында Карга боткасы бәйрәме үтте .
Ботка белән сыйлангач, төрле уеннар уйнадык, җырлар җырладык.
Җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләп калган ботканы каргаларга калдырып киттек.