Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Фотовернисаж "Без беренче майны ничек каршыладык"

Кадыбаш авылы китапханәсе "Без беренче майны элек ничек каршыладык" дигән фотовернисаж игълан итә.Беренче май бәйрәмен,без кечкенә вакытта, авыл башындагы буралар эченә барып каршылый идек.Шул буралар эчендә, алып килгән йомырка,консерваларны ашап,уеннар уйнап,көне буе шунда торып кайта идек.Аннан, үсә төшкәч урманга йөри башладык,бәйрәмне үткәрергә.Урманга иртәнге 4 тә торып барырга кирәк иде.Чөнки,урманда урын бетә.Ул вакытта бөтен бала-чага шулай иртә торып барды,Хәбекәй тау башындагы иң әйбәт урынны алып калыр өчен.Кемнәрдә нинди истәлекле Беренче май фотолары бар,әйдәгез үткәннәрне искә төшереп,бүлешик әле шушында.Фотовернисаж 27 нче апрель-1 май көннәрендә булачак.Сез җибәргән фотоларны,мин куеп барачакмын үземнең биткә.Ватсапка җибәрсәгез дә була.89393911436.

Кадыбашская сельская библиотека-онлайн группасына куеп барачакмын бөтен фотоларны.

https://vk.com/club174896137