Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Выездное заседание объединения "Ак калфак"

16 февральдә Яңа-Авыл мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы бүлекчәсе һәм "Ак калфак" татар хатын - кызларының иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсенең күчмә утырышы булып узды. Анда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Закирова Гөлия Хәмит кызы, үзәк китапханә директоры Нурмухаметова Чулпан Равил кызы, районыбызның төрле авылларыннан килгән оешма вәкилләре, актив хатын-кызлары катнашты.
Мәдәният йортына килеп керү белән безне бик җылы итеп,җыр-бию, чәкчәк белән каршы алдылар. Мәдәният йорты фойесына кул эшләреннән торган күргәзмә төзеп куелган иде. Яңавыл авылы үзешчәннәре искиткеч концерт программасы әзерләгәннәр . Ә аннан соң әлеге чара "Ак калфак" оешмасының җыелышы белән дәвам итте.Бу җыелышта үткән елга йомгак ясалды,2023 елга эшлисе эшләргә план төзелде.Соңыннан әңгәмәбез,Яңавыл авылының мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән мул табын артында дәвам итте.Шуйдый җылы, мәгънәле,искиткеч очрашу булды ул. Оештыручыларның барысына да бик зур рәхмәт.