Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Туган телем- иркә гөлем

21 НЧЕ ФЕВРАЛЬ—Туган тел көне. Шул уңайдан Кадыбаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Туган телем, иркә гөлем” дип аталган әдәби музыкаль кичә үткәрелде.Кичәдә балалар бакчасына йөрүче һәм мәктәп укучылары катнашты. Барлыгы 18 кеше. Кичәнең төп максаты укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, укучыларның фикерләү, иҗади сәләтләрен үстерү, туган телебезнең матурлыгын, гүзәллеген тоярга өйрәтү.

Кичәдә татар телендә мәкальләр, табышмаклар , туган телебезнең киләчәге турында, аның әһәмияте  турында сөйләнде. Татар сузләреннән торган кроссворд чишелде. Касай авыл клубы җитәкчесе Шарафиева Гөлназ “Туган авылым” җырын башкарды.Балалар кичәдә бик актив катнашып: татар теле турындагы мәкальләрнең дәвамын әйттеләр, тел турында әйтемнәрне искә төшерделәр, татар  шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр.Кичәбезне “Туган тел”җыры белән тәмамладык.