Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Без тарихта эзлебез

23 нче октябрь көнне Кадыбаш урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Иж-Бубый мәдрәсәсенә 240 ел, Гобәйдулла Бубига 155, Габдулла Бубига -150 ел, якташ язучы-драматургыбыз Юныс Әминовка 100 ел тулу уңаеннан "Без тарихта эзлебез "дигән конференция үткәрелде.Укучылар ресурс үзәк тәкъдим иткән Бубилар музее турында видеофильм белән таныштылар, виртуаль экскурсия ясадылар. Бертуган мәгьрифәтчеләр турында чыгыш (презентация) ясадылар.
Конференциянең икенче темасы Юныс Әминовка багышланды.Конференциябездә Кадыбаш авыл әйдәп баручы китапханәчесе Каюмова Ф.Н., мәдәният йорты мөдире Сибатова А.Ю.катнашты. Алар Ю.Әминовның "Сафура бураннары" комедиясеннән өзек күрсәттеләр.Фәридә Нагимовна драматургның китапларын тәкъдим итте . 9нчы сыйныф укучысы Каюмов Марат якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Танылган якташларыбыз укучыларда горурлык хисләре уятты.