"Ак калфак" оешмасы
Кадыбаш авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы "Татар табыны" дигән исем астында үзенең чираттагы очрашуын үткәрде. Оешма әгъзалары милли аш-су пешерү рецептлары белән бүлештеләр , элеккеге хәтирәләрне яңартып кунак килгәндә ничек табын әзерләгәннәрен искә төшерделәр.Табын янында җырлана торган җырларны җырлап , такмаклар , табышмаклар әйтешеп күңелле генә ял иттеләр.