Исенбаевская сельская библиотека - филиал № 13

Чыкмыйлар ул көннәр йөрәктән

Исәнбай мәдәният йортында әфганчы авылдашларыбыз белән "Чыкмыйлар ул көннәр йөрәктән" исемле кичә булып узды... Чәчән җирендә хәрби бәрелешләрдә катнашкан, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребез, бәйрәм көнебездә дә автоматларын күкрәкләренә кысып сакта торучы армиядәге яшь солдатларыбыз... Кичәдә һәрберсенә аерым урын бирелде, игътибар, хөрмәт күрсәтелде. Бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды. Бәйрәм китапханәдә чәй табыны артында дәвам итте.