Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Рушана Вәли "Китаплардан алам көчне" шигыре

Рушана Вәли "Алда әле тагын язлар" китабыннан "Китаплардан алам көчне" шигыре.
Китап киштәләре арасында
Йөрим үзгә бер моң тоеп
Хисләр дулкыныннан иләсләнгән
Җанның чайпалуын тыеп.
Китаплардан сирпелүче нурлар
Чиртеп ала күңел кылына.
Хыял диңгезендә йөзгән чакта
Офыклар да якын тоела.
Тормыш, кеше язмышлары белән
Тулы сәхифәләр эчендә.
Китаплардан авыр мизгелләрдә
Алам үзем яшәү көчен дә.
Йөрәк кушуына буйсынудан
Сайлаганмын шушы хезмәтне.
Гомер буе аңа тугры булып
Яулый алдым кадер - хөрмәтне.

3 нче бит.
#әдәбимарафон2024