Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Әдәби марафон 2024

Сания Әхмәтҗанованың "Язмышлар такыясы" китабыннан "Илаһи теләк" шигыре.
Ике улым - ике бөртегем,
Күкләр иңләп очар бөркетем,
Саф сөюнең насыйп җимеше,
Бәхетемнең йөрәк тибеше.

Балалар дип яшьнәп уза гомер,
Учыбызда алар - утлы күмер.
Шатлык капса, тәмен белеп яна,
Сагыш ялкынына юк чик - чама.
Бала аткан укны турылыйм дип,
Җәя булып киерелә җаннар.
Күкрәү - тетрәүләрне эчкә йотып,
Янартаудай кайнап ташый каннар.
Күкрәгенә кочып тәүге тапкыр
Бала сөю - Күкләр биргән бүләк.
Үзең калсаң сабый хәлләренә,
Кадереңне җуймау - иң соң теләк.
Бу теләгең чынга ашсын дисәң,
Гомер буе кадер яулау кирәк.

45 нче бит.
#әдәбимарафон2024