Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Чынгыз Мусинның "Карт юкәләр яшь чәчәктә" китабыннан "Татар кызына" шигыре

5 нче көн
Чынгыз Мусинның "Карт юкәләр яшь чәчәктә" китабыннан "Татар кызына" шигыре.

Күктән иңгән илаһи бер затмы син?
Нурдай балкып, урам буйлап атлыйсың син.
Бер карауга - күңелләрең иләс кебек,
Иреннәрең тулып пешкән миләш кебек.
Агачыннан пешеп төшкән аламы син,
Бар җиһанга яшәү биргән Алламы син?
Нурланасың ай - кояшны көнләштереп,
Бер карасаң, алар сиңа сердәш кебек.
Горурларны буйсындырыр көчләрең бар,
Шигърияттәй саф мәхәббәт хисләрең бар.
Күңелемне әсир итте сихри көчең,
Билләһи, дим, җаным фида синең өчен.

30 нчы бит
#әгерҗерайоныязучылары
#әдәбимарафон2024
#татнетныүстерүфонды
#татарстанязучыларберлеге
#татарстанкитапнәшрияты