Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Әдәби марафон - 2024. Гариф Ахунов "Хуҗалар" романыннан өзек

Гариф Ахунов "Хуҗалар" романыннан өзек
- Әни, хәлең ничек? - диде Арслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп. Хәстә ыңгырашып йөзен борды.
- Син кем соң?
- Улың мин, әни.
- Улым... Кайсы улым? - Карчыкның көчәнеп әйтүдән авызы кыегаеп китте, күзләре бер ноктага төбәлделәр.
- Бу мин, әни... Арслан.
Карчык аны, ниһаять, таныды бугай, юрганны дерелдәтеп, бөтен гәүдәсе белән бер сулкылдап алды, керфек төбенә бер тамчы күз яше агып чыкты.
350 нче бит.
#әдәбимарафон2024