“Ил язмышын салып иңнәренә”
Мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, мөселман дөньясында XX гасырның бердәнбер хатын-кыз казыясы - Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллинаның тууына 155 ел тулды. Шул уңайдан Әгерҗе районы үзәк китапханәсе, Иж-Бубый авылы мәктәп тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә авыл тарихы музеенда “Ил язмышын салып иңнәренә”, - дип исемләнгән Мөхлисә Бубины искә алу кичәсендэ катнаштым.