Девятернинская сельская библиотека - филиал № 11

«Фатих Кәрим –татар халкының патриот - шагыйре.»

Фатих Кәрим- һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Ул 9 гыйнварда Башкортстандагы Бишбүләк районы Ает авылында мулла гаиләсендә 11нче төпчек бала булып дөньяга килгән. Гаиләдә һәр кеше шигырьгә гашыйк булган. Кечкенә Фатих әнисен елата-елата Сак-Сок бәетен укыган.

13 яше тулгач, аны, абыйсы Габдулла Бәләбәйдәге педагогия техникумының әзерлек курсларына урнаштыра. Соңрак ул Казан җир төзү техникумында укый. Булачак хатыны – Кадрия Ишукова белән дә шунда таныша. Фатих та, Кадрия дә язу сәләтенә бик оста булганнар. Фатих ару-талуны белми каләмен чыныктыра. Башта ул мәкаләләр фельетоннар, ә соңрак шигырьләр, хикәяләр, ялкынлы поэмалар яза башлый. Татар дәүләт нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторы җитәкчесе була, зур әдәби мәктәп үтә.

1937 елның җәй айларында күп язучылар һәм шагыйрьләр белән аны да “халыкдошманы” ясамакчы булалар. Ул кулга алына. Сталин төрмәләренең кеше ышанмас шартларында, ГУЛАГ лагерьларында, чиксез тайгаларда җәфа чигә, нужа шулпасы эчә, үлем белән күзгә-күз тарткалаша. Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза. Соңгы сулышына кадәр батырларча көрәшә.

1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф.Кәрим батырларча һәлак була. Фатих Кәрим Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәре туганнар каберлегендә күмелгән.