Девятернинская сельская библиотека - филиал № 11

"Афганистан - чтобы помнили"

Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн... Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу каһәрле саннарны февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз без. Агымдагы елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 34 ел тулды. Ни кызганыч, дистә елга якын барган сугыш кирәк булдымы икән - әлеге сорауга җавапны бүген дә эзлибез.

Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу бәхәсләргә кушылмый. Алар Хәтер белән яши - югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән.

Нарат авылыннан 4 егет, Деятерня авылыннан 2 кеше шушы канлы сугышка китте. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.
Шуларның берсенә кире кайту насыйп булмады. Хөснетдинов Рафис Садыйк улы 1984 елның 29 июнендә Әфган җирендә батырларча һәлак булды.
Исэн-имин туган авылыбызга Губайдуллин Рафаэль, Усманов Рафаэль һәм Фазлыев Рафаэль гына исэн-имин әйләнеп кайтты.
Хэзерге кондэ Әфганчылар арасында Фазлыев Рафаэль,Гилязев Муллаян, Тимуршин Фанис абайлар гына исэн инде... Мәңгелек дан сезгә, батырлар!!!