«Тукай» дигәч уйлар әллә кая – Үткәннәргә кире йөгерә
Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылы китапханәсендә - Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган серле әкият геройлары белән очраштылар, уеннар уйналды.
“Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –
Үткәннәргә кире йөгерә.
Бишектән үк халкым моңы булып
Кергән бит ул безнең күңелгә.
Тукай рухы – татар рухы бит ул,
Минем җанда, синең җаныңда.
Без инану белән әйтәбез бит:
“Татар яшәр Тукай барында!”
Тоясыздыр, бүгенгене узып
Тукай бара килер чорларга.
Шулай булгач, “Туган тел”не безгә
Җырларга да әле җырларга!