Старо-Арышская сельская библиотека - филиал № 29

Участие в акции "СолдатАльбомы"

Ибатов Наиль Әхмәтша улы 1962 нче елның 18 нче августында Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында туа.
Мәктәп елларын уңышлы гына тәмамлап, укырга керә. 1980 нче елның 12 нче ноябрендә армиягә "Чик сакчылар" гаскәренә алына. Дальний Востокта бер ел хезмәт итә Наиль абый.
Башта Хабаровск шәһәрендә бер ай дәверендә укулар үтәләр. Аннан соң эшелон белән егерме суткага якын Урта Азиягә китәләр. Курки шәһәрендә янәдән укулар үтәләр. Шунда бер ел хезмәт иткәннән соң Әфганстан республикасына хезмәт итәргә алына. "Мотоманёвренный" группасында хезмәт куя. Солдатларның төп хезмәте - сугышчан операцияләрдә катнашу, халыкның тынычлыгын саклау, колонналарны каршы алып, озату була.
Әфганстанга кергәч, башта өч ай палаткаларда яшиләр. Анда яшәү куркыныч булганлык аркасында, Наиль абыйларга "Землянка" казыталар. Өч ай буе военный операцияләрдән аерылмыйча землянка казыйлар.
1981 нче елдан 1983 нче елга кадәр Әфганстанга кергән беренче эшелон була. Башта бераз куркынычрак булса да, төрле операцияләр вакытында куркулары югала.
"Әфганстан белән Дальний Восток - икесе ике нәрсә. Границада хезмәт иткәндә үзе бер күңеллелек - ул чын солдат тормышы. Кытай белән СССР границасын автомат тотып саклау - зур бурыч.
Ә Әфганстанга кергәч - үз-үзеңне чын ирләрчә тота башлыйсың. Операцияләр вакытында гел сухой паёклар белән тукландык. Ике-өч көн ашаганнан соң, дүртенче көнгә инде туйдыра иде."- дип искә алды Наиль абый.

Солдат булган дәверендә ефрейтор була, БТР-да йөри.
1983 нче елның февраль ахырында хәрби хезмәтен тәмамлап кайта Наиль абый.
Соң кайтуының сәбәбе: үзенең урыныңа килгән солдатны өйрәтеп калдыру. Аның белән төрле операцияләргә йөреп, бөтен коралларыңны тапшырып, өйрәтеп калдырасың.
Ибатов Наиль абый Әхмәтша улы армия сафларында 2 елда 4 ай хезмәт итеп кайта.
#солдатальбомы
@tatarcongress
@tatarlar_kongress
@gulnazshayhi
@endzhe06
#Старо_АрышскаяСБФ29