Старо-Арышская сельская библиотека - филиал № 29

«Әй син яшьлек - гүзәл яшьлегем»

Установить напоминание:   /   Загрузить в календарь

«Әй, син, яшьлек, гүзәл яшьлегем, дип,
Җырларыма кушып җырлыймын.
Мең сынаудан торган тормышымнан,
Бу дөньядан һич тә туймыймын.
Гомер, гомер, гомер үтә бирсен,
Уфтанмыймын еллар үткәнгә.
Яшим, сулыйм, һәм дә бәхетлемен
Кояшлы көннәрен көткәндә».

Яшьлек -картлык араларын
Атлап кына узасы.
Гомернең шул мизгелләрен
Озаккарак сузасы.

Яшьлектәге авыл киче
Үзәкне өзә икән.
Тыкрыкларда әрем исән,
Ә яшьлек кайда икән?

Яшьлек сөялгән өянке
Жилләрдә ауган икән.
Чәчне иркәләгән жилләр
Яшьлекне эзләп искән.

Яшьлек бәлки печән чаба
Су яны үзәнлектә.
Эх! Эзләмәгез яшьлекне,
Ул бит яши йөрәктә!.

В Старо-Арышской сельской библиотеке состоится вечер встречи с молодёжью.