Центральная детская библиотека

15 нче февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел.

Шул уңайдан Үзәк балалар китапханәсендә "Муса Җәлил безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китапханә акциясе узды.
Көн дәвамында балалар шагыйрьнең туган илне ярату, патриотизм хисе белән сугарылган әсәрләрен кычкырып укыдылар, иҗатын һәм тормыш юлын искә төшерделәр. Китапханәгә килгән һәрбер бала Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныша алды.
Шулай ук яраткан шагыйребез турында мәгълүмат буклетлары таратылды.