Центральная детская библиотека

Татарстанның Халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулуга багышланган “Шәвәлиле балачак” районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе.

Район Үзәк балалар китапханәсендә Татарстанның Халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулуга багышланган “Шәвәлиле балачак” районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде. Әлеге конкурста төрле яшьтәге район һәм авыл балалар бакчасыннан нәниләр, мәктәп укучылары катнашты. Аларның чыгышын жюри әгъзалары бик игътибар белән тыңлаганнан соң, балаларның сөйләү үзенчәлекләрен, үз-үзләрен сәхнәдә тотуларын исәпкә алып, урыннар билгеләде.
I, II, III урыннарны яулаган балаларга дипломнар, калган катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.