МБУ «Централизованная библиотечная система»  Апастовского муниципального района РТ

Рәхмәт сиңа, язмышым!

Апас Үзәк китапханәсенә танылган шәхесләр, язучылар, күренекле шагыйрьләр һәрдаим килеп, райондашларыбыз белән очрашып, аралашып торалар. 21 март көнне китапханәбез янәдән күптән көтелгән кунакларын каршы алды. Татарстанның атказанган артистлары, эстрадабызның якты йолдызлары Динә һәм Рафаэль Латыповлар очрашуга килгән китап укучыларыбызны елаттылар да, көлдерделәр дә, уйландырдылар да. 2023 елда китапханәбездә иң күп укылган “Мәк чәчәге” һәм яңа гына табадан төшкән “Бөкре мәхәббәте” китабы авторы Динә ханым Латыпова үзе иҗат иткән әсәрләре белән таныштырды, тамашачыларның һәртөрле сорауларына җавап бирде.  Апас халык театры артистлары сәхнәләштергән өзек аеруча күңелләргәгә үтеп керде. Дәртле җырлар, җанлы аралашу белән үрелеп барган кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.