Средне-Балтаевская сельская библиотека - филиал № 21

“Буыннар чылбыры өзелмәсен” - әдәби - тематик кичә

Эчтәлеге хәдисләргә, риваятьләргә таянган һәм вәгазь формасында алып барылган кичәне китапханәчесе Эльвира ханым белән авыл абыстае Мөнирә ханым әзерләгәннәр. Биредә туган телебез, динебез - милләтебезнең нигезе булып торуына басым ясалды. Балалар, өлкәннәр матур итеп мөнәҗәтләр көйләделәр. Кичәдә өлкәннәр дә, балалар да күп катнашты. Авылда киләчәктә дә гореф-гадәтләребез сакланып, буыннар чылбыры өзелмәс дигән ышаныч туды. Авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев әдәп-әхлак тәрбиясендә дин әһелләре, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре тыгыз элемтәдә эшләүләре турында сөйләде.
Кичәдә шулай ук район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Шәһит хәзрәт һәм мөслимәләр берлегеннән вәкилләр катнашты. Алар да тирән мәгънәле вәгазьләр сөйләп, катнашучыларны уйланырга мәҗбүр иттеләр.