Средне-Балтаевская сельская библиотека - филиал № 21

Библиоэкскурсия "Минем китапханәм"

Урта Балтай балалар бакчасына йорүче балалар Урта Балтай авылы китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Экскурсия барышында балалар китапханә белән таныштылар, китапларның мөһимлеге, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында зур игътибар белән тыңладылар. Яңа кайткан китапларны зур кызыксыну белән карадылар, шулай ук татар халык әкиятләренә нигезләнгән мультфильмнар да балалар күңеленә хуш килде.