“Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалының “Әдәби хәзинә” тапшыруы иҗат берләшмәсе Урта Балтай авылы китапханәсендә кунакта
“Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалының “Әдәби хәзинә” тапшыруы иҗат берләшмәсе Урта Балтай авылы китапханәсендә кунакта. Якташ язучыбыз – прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Тәүфикъ Әйдинең иҗатына багышланган тапшыруны тиздән “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында карап булачак. Тәүфикъ Әйди 1960-1963 елларда Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире булып эшләгән.