Татарско-Баганинская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217962-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422963 Чистопольский р-н, д.Татарская Багана, ул. Центральная, 35 а

“Нам подвиг Ленинграда не забыть”

Ленинград блокадасының ачы газапларын күргән Галимов Масалим абый Габделгалим бабай белән Ганисара әбинең җиденче балалары булып, 1926 елны дөньяга килә. Гаиләдә алты ир һәм бер кыз бала була. Яшьтән үк колхозда эшли һәм 1936 елны армиягә китә. Ерак Көнчыгышта Маньчжуриядә пограничник булып хезмәт итә. Хезмәт срогын тутырып, 1941 елның февраль аенда туган авылына кайта, һәм Маһруй апа белән гаилә корып, матур яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көненнән үк гаиләсен, туганнарын калдырып, туган авылыннан чыгып китә.
Сугышка беренче тапкыр Ленинград янында керә. Сугыш бик каты була, күпләр бу бәрелештә мәңгегә ятып кала, һәлак булучы, яраланучы сугышчыларның исәбе-хисабы булмый, ә Мәсәлим абыйны үлем тырнагыннан иптәшләре коткарып кала. Аның янында гына снаряд шартлый һәм Мәсәлим абыйны туфрак күмеп китә, иптәшләре казып алалар. “Бу сугышта исән калуыма иптәшләремә бик рәхмәтлемен”, - дия иде.
Мәсәлим абыйга Ленинград блокадасының ачы газапларын да татырга туры килә. 900 көн һәм төн дәвам иткән боҗрада ике миллион 887 мең кеше газап чигә. Шулар рәтендә Мәсәлим абый да була.
“Ачлык, ялангачлык, зәмһәрир салкын кышлар үзенекен итте, 252 мең кешенең гомерен алып китте. Үлекләрне башта юрганга, җәймәләргә төреп күмәләр иде, тора-бара үз киемнәрендә генә күмә башладылар, ахырга таба машиналарга төяп, шәһәр кырыена, Пискарев зиратына илтеп бушаталар иде”, - дип искә ала иде Масалим абый.
Блокада өзелгәч Мәсәлим абый сугышта катнашуын дәвам итә.
Хөкүмәтебез Мәсәлим Габделгалим улы Галимовны “Дан ордены”, “Кызыл йолдыз ордены”, “Ленинград оборонасы өчен” һәм башка медальләр белән бүләкли.
1946 елның июлендә туган авылы Баганалыга әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы елларда колхозда эшли. Биш бала тәрбияләп, олы юлга чыгаралар. Туган авылында соңгы көннәренә кадәр гомер итә.