Татарско-Баганинская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217962-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422963 Чистопольский р-н, д.Татарская Багана, ул. Центральная, 35 а

Солдаты Победы

Ибатуллин Ногман Нигъмәтулла улы 1926 елның 3 июлендә Ярославль шәһәрендә дөньга килә. 1932 елда алар гаиләләре белән Тат. Багана авлына кайтып яши башлыйлар. Монда Ногман ага 4 класс белем ала. 1938 елда күчеп китеп, алар Ессентуки, Сәмәрканд шәһәрләрендә яшиләр. Бу елларда Ногман ага рус һәм таджик телләрендә белемен арттыра. 1942 елны март аенда алар яңадан авылга кайталар. Кайтып бер ел колхозда эшләгәннән соң, 1943 елның 10 ноябрендә Ногман ага армиягә алына. Бу вакытта аңа 17 яшь була. Аның сугышчан хезмәте ерак Көнчыгышта чик буенда урнашкан 505 нче укчы полкта башлана. 1945 елның 1 августында аларның полкын тревога белән уятып японнарга каршы сугышка кертәләр. Бу сугышта Ношман ага Кытайның һәм Көньяк Кореяның күп кенә шәһәрләрен дошманнардан азат итүдә катнаша. Аның өчен сугыш 3 сентябрьдә ЛЯНГ шәһәрендә Америка гаскәрләре белән очрашканнан соң тәмам була.
Ногман агага бары тик 1950 елда гына хезмәтен тәмамлап авылына кайту насыйп була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул "Бөек Ватан сугышы" ордены һәм 12 медаль белән бүләкләнә.