Татарско-Баганинская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217962-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422963 Чистопольский р-н, д.Татарская Багана, ул. Центральная, 35 а

Известные люди села

Хайбуллин Мохэррэм Ярулла улы 1924 елда Татар Баганалысы авылында крестьян гаилэсендэ туа. Авылда жидееллык мэктэпне тэмамлагач, колхозда эшли. 17 яшь тулгач, 1942 елнын август аенда армиягэ алына. Башта берничэ ай ойрэнулэр лагеренда хэрби эзерлек уза. Аннан сон, 1943 елнын гыйнвар аеннан - хэрэкэттэге армиядэ хезмэт итэ.
Ул немецларнын котын алган кочле реактив миномётлар - "Катюша" частенэ элэгэ. Башта тоньяк - конбатыш (Калинин олкэсенэ), аннары Курск дугасы бэрелешлэрендэ сугыша. Аннары Румыния, Югославия, Венгрия, Австрия жирлэрен азат итудэ катнаша. Жинугэ бер ай калгач, Австрия жирендэ каты яраланып 4 ай госпитальдэ ята. 1945 елнын июнь аенда инвалид булып туган авылына кайта.
Сугыш ветераны Мохэррэм абый бик куп сугышчан булэклэргэ лаек була: 3нче дэрэжэ сугышчан "Дан" ордены, 1нче дэрэжэ "Боек Ватан сугышы" ордены, "Батырлык очен", "Германияне жингэн очен", "Будапештны азат иткэн очен", "Венгрияне алган очен" хэм юбилей медальлэре.