Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Эковесна-2024

“ЭКОЯЗ-2024” республика конкурсының “Синең гамәлләрең” атналыгы кысаларында мәдәният йорты янын җыештыру оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре бергәләшеп мәдәният йорты тирәсен, балалар ял мәйданчыгы территориясен чүп-чардан, кипкән үләннән, җирдә аунап ятучы агач ботакларыннан арындырдык. Корыган агачлар, куаклар киселде һәм чәчәк түтәлләре җыештырылды. Алдагы көннәрдә күмәкләшеп агачлар, куаклар утырту эше оештырылачак.