Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Вы нам нужны! Сез безгә кирәк!

Бүген К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 7 б сыйныфы укучылары белән "Сез безгә кирәк!" дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде. Яшьләр өчен бердәм Ышаныч телефоны эшчәнлеге турында һәм әлеге ярдәм телефонына нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлатылды. Укучыларга шалтыратуның катгый анонимлыгы, алынган мәгълүматның конфиденциальлеге һәм абонентка кичекмәстән психологик ярдәм күрсәтүне гарантияләгән Ышаныч телефоны турында аңлатылган буклетлар таратылды. Чара ахырында укучылар белән Ышаныч телефоны брендбук логотиплары белән эшләнгән плакатларны Яшьләр оешмасы эшчәнлеген яктыртучы стендка кую оештырылды.