Әле һаман сызлый яралар...
Зур Сәрдек мәдәният йортында Әфган җиреннән соңгы гаскәрләр чыгарылуга 35 ел тулу уңаеннан "Әле һаман сызлый яралар..." дип исемләнгән тантаналы чара узды. Әфганчы ир-егетләребез хөрмәтенә матур җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз, котлаулар яңгырады. Әфган юлын үткән авылдашларыбыз китапханәдә булдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, китап укучыларга матур теләкләрен җиткерделәр.