Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Энҗе-мәрҗән калфагым"

Китапханәдә "Энҗе-мәрҗән калфагым" дип аталган осталык классы үткәрелде. Кул эшләре остасы Моратова Ландыш апалары кызларга татар хатын-кызларының үзенчәлекле милли баш киеме турында сөйләде һәм шаблон буенча калфак тегү серләрен аңлатты. Кызлар бик теләп эшкә тотындылар, апалары кушканны игътибар белән тыңлап һәр эшне тырышып башкардылар һәм шул арада кызларның оста кулларында матур гына калфаклар барлыкка килде.