Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

НАСТАВНИК - это звучит гордо!

Остаз һәм укытучы елы уңаеннан авыл китапханәсендә гимназиядә күп еллар нәтиҗәле эшләгән китапханәче Сания апа Фазлыева, бүгенге көндә педагог-китапханәче булып эшләүче Роза Закирова белән очраштык. Мәдәни кыйммәтләрне саклау, арттыру һәм китап укучыларга җиткерә белүдә, әдәбиятка һәм китапка мәхәббәт уятуда, китапның кадерен белергә өйрәтүдә китапханәченең роле турында сөйләштек. Хәзерге заман китапханәчесе  барлык яктан да камил булырга, бөтен өлкә буенча үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы булырга тиеш. Кеше белән уртак фикер таба белергә, кешене тыңлый, аңлый белергә, заман белән бергә атларга тиеш. "Бу катлаулы вә ашыгып әйләнүче дөньяда, күңел тынычлыгын, җанга шифаны төрледән-төрле әдәби китаплар аша табып булуны искәртеп торучы кеше ул китапханәче" - дип киңшәләрен бирде безгә остазыбыз Сания апа.