Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Сатышлылар бездә кунакта

Бүген мәдәният йортыбызга Саба районы Сатыш авылының данлыклы мәдрәсәсе музее каршында эшләүче “Туган якны өйрәнү” түгәрәге әгъзалары кунакка килде. Әлеге очрашу Республикабызда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үтте. Кунаклар безнең авылыбызның, мәдәният йортының тарихы, аның архитектурасы, авылыбызның танылган кешеләре турындагы мәгълүматлар белән кызыксынып таныштылар. Авылыбызның хөрмәтле кешесе, абыстаебыз Рәмзия апа кунакларга төбәкнең дини үсеше, мәчетләр тарихы турында сөйләде. Архитектура һәйкәле булган мәдәният йортыбыз буенча экскурсия вакытында кунакларның сокланулары чиксез булды. Мәүлид бәйрәме көненә туры килгән әлеге күркәм чарада ызандаш күршеләр белән Коръән аятьләре тыңлап хушландык, мәдәни һәм дини тарихыбызны барлау, саклау эше буенча тәҗрибә уртаклаштык. Бу җылы очрашу һәркайсыбызның күңеленә рухи шатлык, ышаныч һәм алга таба да игелекле гамәлләр кылу өчен көч-куәт, дәрт һәм илһам бирде, дип сөенәсе килә.