Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Конфеты вместо сигареты"

31 май тәмәке тартуга каршы халыкара көрәш көне уңаеннан һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Тәмәке урынына конфет" дип аталган акция оештырдык. Тәмәкече авылдашларга тәмәке тартуның сәламәтлеккә һәм гаилә бюджетына зыяны турында сөйләдек һәм тәмәке урынына конфет тәкъдим иттек. Бер генә көнгә булса да тәмәкедән баш тартып карарга һәм ризыкның чын тәмен тоеп ләззәтләнергә өндәдек. Акция барышында авылдашларыбызга тәмәкенең кеше оранизмына нык зыян салганын аңлатырга тырыштык, бу хакта язылган буклетлар тараттык. Әлеге акция тәмәке тартучыларны уйланырга мәҗбүр итсен иде һәм, беренче чиратта, ата-аналарны тәмәке тартудан, балаларына начар үрнәк күрсәтүдән туктатсын иде.