Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

"Осталар шәһәрчеге" берләшмәсе

6 нчы февраль көнне Березняк авылы китапханәсендә “Осталар шәһәрчеге” берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Берләшмәгә йөрүче хатын-кызлар квиллинг төрен кулланып төрле – төрле картиналар эшләү өчен тиешле санда материаллар әзерләделәр. Бу материаллар барысы да әзер булгач, алардан картина ясыйлар (анысы алдагы утырышта). Соңыннан авылыбыз фельдшеры Тимербаева Галина  “Кеше организмында –кан әйләнеше” дигән темага әңгәмә уздырды. Утырышыбыз чәй өстәле артында дәвам итте.