Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Сугыш минем гаиләм язмышында

30 нчы май көнне Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә "Сугыш минем гаиләм язмышында" дигән төбәкара иҗади эшләр бәйгесенең йомгаклау туры оештырылды. Бу бәйгедә катнашучылар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары, сугыш елларында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән тыл ветераннары һәм сугыш елы балалары турындагы эшләрен яклап чыгыш ясадылар.  Шулар арасыннан Березняк авылы китапханәсенең китап укучысы Сабирҗанова Нурзиләнең эше югары бәяләнде һәм " Сугыш чоры баласы" дип исемләнгән номинациядә 5-7 нче сыйныф укучылары арасында беренче урынны яулады. Ул  беренче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.