Сталинград сугышы
Сталинград сугышы тәмамланганга 73 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде. Чаралар үткәргәндә ватанпәрвар яшьләр тәрбияләү, әби-бабайларның данлы үткәннәрен барлау, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтүне максат итеп алдым.
1 нче февраль көнне 5-7 нче сыйныф укучылары өчен " Сталинград сугышы" дип аталган презентация күрсәтелде. Презентациянең эчтәлеге бик бай иде. Укучылар презентациядән бик күп тарихи мәгълумат алдылар. Балалар презентациядән алган тәэсирләрдән аерыла алмыйча, әби-бабайлары турында сөйләп киттеләр. Вәлиуллин Айнур әбисенең, сугыш чорында күргән хәсрәтләрен сөйләде. Айнурга кушылып, Исрафилов Айзат, Сталинград шәһәре турында сөйләде. Айзат әниләре белән Сталинград ( хәзерге вакыттагы исеме Волгоград) шәһәренә барган һәм тарихи урыннарны үз күзе белән күреп кайткан. Менә шундый мәгълуматлар белән уртаклашып презентация карадык.
2 нче февраль көнне " Сталинград сугышы" темасына викторина үткәрелде. Викторина сораулары алдан укучыларга бирелгән иде. Сорауларга иң күп дөрес җавап биргән укучы - Таҗетдинова Зөләйха булды. Бу чара укучы балаларга патриотик тәрбия бирүнең бер юлы булып тора.