Фатих Әмирханның тууына 130 ел
Китапханәдә юбилярларыбызга даими рәвештә китап күргәзмәләре эшләнелә. Январь аенда татар әдәбияты классигы - күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих ага Әмирханның тууына 130 ел тулды. Күргәзмәдә әдәбият классигының тормышын, иҗатын чагылдырган китаплар урын алды.