Слайд -әңгәмә
13 февраль көнне Байлангар авылы китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Без-Җәлил оныклары” дип исемләнгән слайд әңгәмә үтте. Әлеге чарада китапханәче балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, турында сөйләп үтте. Кичә китап күргәзмәсе янындагы әңгәмә белән тәмамланды.