Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Авылдашыбыз-Тәлгат Нәҗмиев

Без бүген 3 март көнне авылыбызда туып,шушы авылның суын эчеп,туфрагында уйнап үскән авылдашыбыз хәм авыл китапханәбез аның исемен йөртүче - “Саба таңнары” район газетасы мөхәррире булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге иясе,безнең һәм күрше Саба районының , авылыбыз кешеләренең исемнәрен тарих битләренә уеп калдыручы.Кызыклы кешеләрне зәвык белән көлеп-шаярып бәян итүче Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның иҗатын искә алу кичәсен үткәрдек.Аның иҗаты,китаплары,авылыбыз кешеләренә атап язылган мәзәкләре белән таныштык.