Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Терроризмга һәм экстримизмга -юк!

Без зур, матур илдә яшибез. Ә бит илебез үз вакытында зур 2 сугыш кичергән. Беренчесе 1914-1918, ә икенчесе 1941-1945 елларда. Безнең ил сугышларда җиңү яулаган бөек ил. Бу сугышлар турында без тарих дәресләреннән, фильмнардан, укытучы-тәрбиячеләребез сөйләгәннән, сугыш ветераннары, якыннарыбыз сөйләгәннән беләбез.

Бүгенгесе коннең төп афәте булып – халыкара терроризм тора. “Терроризм” дигән сүзне бөтен илдә, бөтен халыклар да белә һәм ул барлык кешедә дә курку, сагаю хисе уята. Чөнки террористлар самолетларны кулга төшерәләр, пожарлар оештыралар, кешеләрне тоткыннар итеп алалар, күпләп юкка чыгару матдәләрен кулланалар. Террорчылар кешеләргә карата бик кырыс һәм кешелексез гамәлләр кылалар. Террорчыларның явыз гамәлләреннән хәрбиләр генә түгел, ә гади тыныч халык та, балалар, картлар да зыян күрәләр. Терроризмның йөзе күпмилләтле һәм аңа  каршы тору ысулларын сакларга кирәк. Без һәрберебез дә терроризмга каршы тору чараларын белергә тиешбез. Һәркайсыгызга да аяз күк йөзе, тыныч,имин тормш телим. Сезнең яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз, дусларыгыз булсын. Кешелек сыйфатларын югалтмыйк ,дөньяда иминлек,тынычлык булсын!