Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

И туган тел,и матур тел....

Авылыбыз балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар катнашында бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту. Күп милләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Бәйрәм туган телгә багышланган татар, рус шигырьләре, уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды.